САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Илсөя Бәдретдинова: Илфак үлгәч, “чукучылар” күп булды

Җырчы үзенең иҗат төркеме белән “Кызыл таң” редакциясендә кунакта булды.

Илсөянең “усал” дигән даны бар. Чыннан да, җебек түгел ул. Әмма акыллы, матур, җор сүзле, ихлас усал ул, дип яза аның турында газета.
Төркемендә 7 милләт кешесе эшли, төрле диндә дә алар. Әмма рухи якынлык белән бер гаилә булып берләшкән булулары күренеп тора. Үзебезнең Учалы районында туып-үскән Илнур Коләхмәтов Казаннан күчтәнәчкә... курай моңнары алып кайткан. Татарстанда бердәнбер өзләүче дә түгелме икән әле үзе?! Якут кызы Аисхана, хомуста уйнап, төрле кош, җәнлекләр авазы чыгаруы белән таң калдырды.
Илсөя белән озак сөйләштек, күңелендәгесен ачып салды ул безгә. Әмма аның яшерен сандыкларында да күп калды кебек әле.

 

- Илфак үлгәч, "чукучылар" күп булды, - диде ул. - Әмма мин аларга нидер аңлатырга, Аллам сакласын, акланырга уйламадым да. Ул исән чакта да аның турында дәшмәдем, үлгәч, бигрәк тә инде...
Чыннан да, журналист коллегаларыбыз аны азга гына да тынычлыкта калдырмый, әле ул теге болында чәчәк җыйган, әле бу кибеттә күлмәк алган - барысын да халыкка җиткереп тора. Үзенә дә язучылар күп икән. Әмма барысы да начар уй белән дип булмый, алай гына түгел, күбрәге яратып, рәхмәт әйтеп яза.
- "Кешенең күзенә туры карап әйтмәсәм, үземнең күз тирәсе җыерчыклана", ди иде минем әби. Үзем дә яратмыйм шул җыерчыкларны, - ди Илсөя.


Фото: Динар Кәлимуллни фотолары.

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев