САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Илсөя Бәдретдинова - "Ел кешесе"

Илсөя Бәдретдиновага тагын бер мактаулы исем бирелгән.

Бу юлы Башкортстанга гастрольләре вакытында җырчы Илсөя Бәдретдиновага игътибар аеруча зур булган. Әллә озак вакыт күрешмичә торганга инде, андагы тамашачысы да, җитәкчелек тә сагынган үзен. Туган көнендә Илсөяне мең кешелек зал басып котлаган дип язган идек. Алай гына да түгел, күрше республикага сәфәреннән Илсөя «Ел кешесе» дигән исем белән кайтачак. Сөенечле хәбәре белән Илсөя инстаграмда уртаклашкан.

«Бер уйламаганда Башкортостанда «Ел кешесе» исеме бирделәр үземә. Бабайлардан калган „Күрше хакы - тәңре хакы» дигән сүз бар. Без, чынлап та, бик якын милләтләр. Без бергә булганда бик көчле! Хөрмәтегез, миңа күрсәткән игътибарыгыз өчен зур рәхмәт, Башкортстан», — дип язып куйган ул инстаграм сәхифәсенә.

«Котлыйбыз», «Синең тырышлыкның җимешләре инде бу», «Син лаек, сиңа күптән ике халыкның халык артисты исеме бирергә вакыт», — дип җырчы белән бергә сөенгән инстаграм дуслары.

Фото җырчының инстаграм битеннән алынды

 

ЧЫГАНАК 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев