Гүзәл Уразова Элвин Грей турында сорауга “по-мужски” җавап кайтара [+ВИДЕО]

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов төрле тапшыру һәм программаларда бик теләп катнаша.

Ачык күңелле артистлар алып баручыларның төрткеле сорауларына җавап биреп, төрле темаларга сөйләшүдән баш тартмый. Шушы көннәрдә алар "Гараж" юмор тамашасында булып кайткан. "Гараж"да булдык әле. Юк, машинаны ремонтламадык, анда генеральный җыештыру ясамадык, сөйләшеп утырдык! Чын ирләрчә. Гел уйлый идем, ир-атлар гаражда җыелып утыралар, нишлиләр икән анда дип? Хәзер белдем!” ди Гүзәл Уразова.

Әлеге тапшыру милли эстрадага багышланган иде. Башкорт һәм татар артистлары заманча музыка тенденцияләрен күзәтәме, алар өчен клиплар кем уйлап чыгара һәм тамашачылар милли музыкада реформаларга әзерме? Бу сорауларга программа кунаклары Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов җавап бирде. Алып баручылар күптән түгел Гүзәл белән Элвин Грей арасындагы низагны да читләтеп узмады. Бу хайпмы яки әлеге вакыйга судка кадәр барып җитәчәкме, җаваплар видеоязмада.

Ролик 20 меңнән артык карау җыйды. Сез дә читтә авыз ачып калмагыз.

 

 

Фото: скриншот

http://urazova.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде