Гүзәл Уразова: «15 ел элек булган хәлләр кичәгедәй хәтердә»

Гүзәл Уразова: «15 ел элек булган хәлләр кичәгедәй хәтердә»

«Төгәл 15 ел элек мин тормышның асылын, бәхетнең нәрсә икәнен аңладым. Көндезге дүртенче яртыда кызым Эллари туды. Мине хәл җыйсын дип, үземне генә калдырдылар, ә баланы алып киттеләр. Ә минем күрәсем килә! «Алып килегез, күрсәтегез әле», — дип сорыйм. Табиблар: «Карамасаң да була, ул 100% Илдарга охшаган», — диделәр. Һәм ул, чынлап та, туганнан бирле әтисенә охшаган. Илдарны шалтыратып котладым, ул сөенеченнән ни эшләргә белми. «Нәрсә алып килим», — ди. Нык итеп ашыйсы килгән иде. Ул шунда үзе пешереп, бер мис аш алып килде. Һәм ул — тормышымда ашап караган иң тәмле аш иде. Балалар табу йортында озак ятмадык, 3 көн дигәндә чыгардылар һәм без поезд белән Бардага кайтып киттек. Баланы 40 көн тулганчы мунча кертсәң, ул нык булып үсә дигән йола бар безнең якларда. Әни, әби белән бергәләп көн саен мунча керттек. 15 ел элек булган хәлләр кичәгедәй хәтердә…» — дип яза Гүзәл Уразова һәм кызын 15 яшь тулган көне белән котлап, иң изге теләкләрен юллый.
https://tatar-today.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде