САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Гамил Әсхәдулла: «Балаларым яше белән яшим»

«Мунча ташы» юмор театрының тамашасын карамаган татар бар микән?! Бер минут көлү гомерне биш минутка озынайта дип алсак та, үзләренең юморы белән безнең гомерне алар күпмегә озынайттылар икән?!

– Улыгыз да сезнең белән эшли. Аңарда дәвамчыгызны, театр белән идарә итүчене күрәсезме?
– Коллективта бервакыт музыкантыбыз югалып торды. Шул чакта Рамил килеп, безне коткарды. Ул вакытта консерваториядә укый иде әле, 17 яшь кенә иде. Килеп, ике көн эчендә бар әйберне дә җайга салды. Аннары музыкантыбыз әйләнеп кайтты да, Рамил укуын дәвам итте. Диплом алгач, безгә җырчы буларак эшкә килде. Музыкаль номерларда да, миниатюраларда да катнаша башлады. Аның сольный концертларын да куеп карадык, тулы заллар белән үтте. Әмма параллель рәвештә ике юнәлеш белән шөгыльләнеп булмый. Музыкантыбызны да җибәрәсе килми. Җырлары матур аның. Халык Рамилне бик ярата.
Улымда дәвамчыны күрмим, чөнки ул администратор була алмый, андый сәләт юк анда. Ул – 100 процент иҗат кешесе.

– Улыгыз турында сөйләүне дәвам итеп, шәхси тормышыгызга күчик...
– Тамашачыларга мәгълүм, мин икенче тапкыр гаилә кордым. Рамил белән Ирек улларым инде зурлар, үзләре тормыш корды, балалар үстерәләр: өч оныгым бар. Рамил иҗат кешесе булса, Ирек башка өлкәдә эшли, ул – менеджер. Ирек диндә, көненә биш вакыт намазын укый.
Гаиләм белән Түбән Камада үз йортыбызда яшибез. Әти-әни безне эш яратырга өйрәтеп үстерде, без җиргә якын, җиргә тартылабыз. Шуңа күрә мин фатирда яши алмыйм. Ялларда һәрвакыт йорт алдында, бакчада нәрсә дә булса эшлим. Әмма эш графигы тыгыз булуына карамастан, мин беркайчан да гаилә турында онытмадым. Хатынга, балаларга тиешенчә игътибар бүлергә тырышам. Алсу белән кинога, концертларга йөрибез. Балалар белән батутта сикереп кайтабыз. Алар белән өй эше дә әзерлим, ничек укыганнарын тикшереп торам. Айзилә кызым бик матур итеп җырлый. Улым тарих белән кызыксына. Болгарга баргач, музейга кергән идек, аны экспонатлар яныннан алып китеп булмый. Әле аларның тарихын да яхшы белә. Алсуга бик рәхмәтле, балаларны әйбәт тәрбияли. Ә бүгенге көндә балаларны тәрбияләү җиңелләрдән түгел.

– Оныкларыгыз белән балаларыгыз бер яшьтә. Мөнәсәбәтләре ничек?
– Без бик дус яшибез. Икенче тапкыр гаилә коргач та, Ирек белән Рамил безгә килеп йөрде. Аларның туйларына да Алсу белән бергәләп бардык. Икенче хатыным Алсу белән дип әйтәм, чөнки беренчесе дә Алсу исемле иде.
Алсу белән 16 ел бер-беребезне аңлап, дус-тату яшибез. 15 ел яшь аермасы бөтенләй дә сизелми. Аннары, балаларым әле кечкенә булгач, үземне 60 яшьлек итеп күз алдына китерү дә бик авыр. Балаларым – минем өчен зур стимул. Алар яше белән яшим мин. Мин бит аларга үрнәк күрсәтергә тиеш. Чаңгы тагып, бергәләп чыгып китәбез. Катокка барып, тимераякта шуабыз. Балалар үстерүдә зур тәҗрибә тупладым һәм олы балаларны үстергәндәге булган хаталарымны хәзер кабатламаска тырышам. Укуга зур игътибар бүләм. Кешелекле булырга өйрәтәм. Өлкәннәрне игътибар итәргә өйрәтәм. Кызыма: «Кыз бала бу дөньяга гаилә корыр, пөхтәлек тудырыр өчен яралган. Әниең эш кушканын көтеп торма, эшне үзең табып эшлә», – дип әйтәм. 11 яшь булуына карамастан, ул ашарга да пешерә, идәннәрне дә юа. Айтуган хуҗалык өчен җавап бирә. Ишек бикләнгәнме, бар җирдә дә лампочкалар янамы һ.б. Хуҗалык буенча сорауларны гастрольдә булганда да, телефон аша шалтыратышып, сөйләшеп торабыз. Бакчада бергәләп эшлибез. Аларга кызык булсын өчен, «Беренче кыяр, «Беренче помидор» бәйрәмнәрен дә уздырабыз. Яшелчә өлгерү белән, аны өзеп алып кереп, бергәләп утырып ашыйбыз. Моның максаты – тырышып хезмәт итсәң генә ниндидер нәтиҗәгә ирешәсең дигән нәрсәне балаларга яшьтән сеңдерү. Алар моны аңлап үсә.

– 60 яшь димәссең дә сезгә: телефон белән яхшы кулланасыз, социаль челтәрләрдә утырасыз...
– Әлбәттә, заманадан артта калырга ярамый. Кәрәзле телефонны да мин беренче булып сатып алдым, әкренләп аның белән кулланырга өйрәндем. Ике ел элек инстаграмда теркәлдем. Хәзер барлык мәгълүмат интернетта бит. Анда рекламаны бирү дә күпкә файдалы, чөнки телевизор караучылар көннән-көн кими. Тырышабыз, конкуренция заманында башкача мөмкин түгел.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/

Фото: http://shahrikazan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев