САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Фирдүс Тямаев Уфадагы концертыннан кызык видео куйган

Фирдүс Тямаевның Уфадагы концертына татарча белми торган тамашачылар килгән.

Видеода күренгәнчә, алар сәхнәгә чәчәк күтәреп менәләр һәм татарча берни аңламаулары турында әйтәләр.

«Мин бит татарча аңламый торган кешеләр концертка килгәнен белмәдем. Сезнең өчен русча җырлыйм хәзер, кояшларым минем», — дип сәхнәдән озата аларны җырчы.

 

«Башка телләрне анламасак та, тыңлыйбыз бит. Матур, дәртле җырлары белән халыкны үзенә җәлеп итә белә»;

«Концерт ут, суперэнергетика, күңелне айкарлык җырлар, аның йөреше, биюләре, тормыштан алынган мәзәкләре. Язып бетереп кенә булмый, барып күрергә кирәк. Афәрин, Тямайчик!»;

«Менә бит ничек яраталар»;

«Синең магнитың бармы әллә? Барысы да сиңа тартыла», — дип комментарийлар калдырган инстачылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев