САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Фирдүс Тямаев оятка калган

Артистларның гастрольләр сезоны кызганнан кыза бара. Шул арада алар үзләренең шәхси аккаунтларында концертлардан алган хис-кичерешләре һәм кызыклы хәлләр белән уртаклашалар.

«Көлкегә калдым. Сабада кызып китеп җырлаганда күлмәгем ертылган! Кемдер күз тидерде. Кайсыгыз шундый хәлгә калганы бар?» - дип язган Фирдүс Тямаев Инстаграм тасмасында һәм ертык күлмәк видеосын урнаштырган.

«Минем разножка сикергәндә чалбар икегә аерылды, була торган хәл», - дип җавап биргән артистның сәхнәдәш дусты юморист Данир Сабиров.

«Шәп бит инде, вентиляция», - дип язган җырчы Рифат Зарипов.

«Хәтта күлмәгең чыдамый бу кадәр энергиягә», «Соңгы көчеңә кадәр эшлисең, Фирдүс улым», «Була торган хәл, чын күңелдән биегәнсең», «Энергияң көчле. Үзең чыда Фирдүс. Янма», - дип язган халык Фирдүскә.

Шул кадәр сикерүгә ярый әле күлмәк кенә ертылып калган!

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @firdustyamaev_official


ФОТО ҺӘМ ЧЫГАНАК:http://sahne.ru/kheberler/13256.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев