САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Фирдүс Тямаев операция ясатырга Германиягә киткән

«Синең өчен догада торабыз»

Фирдүс Тямаев Германиягә киткән. Анда җырчыга операция ясаячаклар. Фирдүсне аэропортка төркемендәге биюче Альберт Әхмәтов озаткан. «Аллаһы бирса, исән-сау әйләнеп кайткач, концертлар белән бөтен Россияне гөрләтәбез», — дип сөйли Альберт сторисларында.

Фирдүс Тямаев бер интервьюда Германиядә операция ясатачагы турында сөйләгән иде. Кайсы төшкә ясатасын әйтмәсә дә, ул аның тавыш органнары белән бәйле операция булмавын искәртте. Июль башында булачак операцияне коронавирус белән бәйле вазгыять аркасында күчерергә туры килүен әйтте.

Җырчы кичә инстаграмга моңсу фотосын куеп, пост та язган иде. «Беләм… Сез дә уйланырга яратасыз», — дигән ул анда.

Инстачылар да яраткан җырчыларының сәламәтлеге өчен борчыла. «Ходай Тәгалә үзе ташламасын. Бар да яхшы булыр. Исәнлек-саулык белән, үз аякларын белән терелеп, әйләнеп кайтырга язсын»;

«Әй, Аллам, төшенкелеккә генә бирелмә, яме. Барысы да яхшы булыр. Без сине яратабыз бит, хөрмәт итәбез. Бирешмә»;

«Без синең өчен догада торабыз», — дип изге теләкләрен язган алар.

 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/social/09-08-2021/sine-chen-dogada-torabyz-fird-s-tyamaev-operatsiya-yasatyrga-germaniyag-kitk-n-5833095

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев