САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Фирдүс Тямаев Германиягә китә: "Германиягә операциягә җыенам"

"Кайсы җиргә ясаячакларын әлегә әйтәсем килми".

Фирдүс Тямаевка июль башында Германиядә операция ясаячаклар. Җырчы бу хакта «Интертат» ка үзе хәбәр иткән.

«Германиягә операциягә җыенам. Кайсы җиргә ясаячакларын әлегә әйтәсем килми. Исән-сау күзләремне ачып, аякка бассам, барысын да сөйләрмен. Борчылып тормагыз, тавыш органнары белән бәйле операция түгел. 

Киләсе елда минем иҗатыма ун ел тула. Исән-имин хастаханә юлларыннан котылсам, зур көч белән яңа программабызны әзерли башлыйм. Ул быел тагын да кызурак булачак. Концертларга фәлсәфә, юмор, миллилек өстәлә. Бу Башкортстан белән килеп чыккан хәлләр мине тагын да ныграк иҗат итәргә, үземне тулысынча эшкә багышларга мәҗбүр итте. Шәп мотивация булды», — дип сөйләде ул. 

Реклама

Фирдүс Тямаевка операциясенең уңышлы узуын һәм исән-сау савыгуын теләп калабыз.

 

Чыганак: http://agryz-rt.ru/news/trda-milli-proektlar/firds-tyamaev-germaniyag-kit

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X