САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Фирдүс Тямаев: «Авызыңа хуҗа бул!» +ВИДЕО

Берничә ел дигәндә хатын-кызларда битлекләр популярлашты. Сүз дә юк, элек-электән хатын-кызлар матурлык серләрен эзләгәннәр.

Әмма соңгы елларда төрлесеннән-төрле битлекләр, патчилар үз-үзен яратып тәрбияүчеләрне аеруча кызыксындыра башлады. Фирдүс Тямаев та мондый кешеләрнең санына керәдер ахрысы.

Җырчы инстаграмына «авызымы томаладылар», дип видео урнаштырган. Биредә Фирдүснең битендә битлек, ә янында «Безнең Тямай» төркеменең катнашучылары җылы гына «абый», диеп шаярталар. Фирдүс әллә кая китә алмый, шаяртуларга йодрык кына күрсәтеп ала: битлек бөтен битен каплау сәбәпле, җырчы авызын да ачалмый.

 

Үз-үзеңне яратып, тәрбияләп яшәүдә бернинди начарлык юк. Әмма ачы-телле, тузга язмаган нәрсәне язып утыручылар интернетта шактый күп. Шаяртып төшерелгән видеоны урнаштыруда гаеп табучылар бар. Фирдүснең битлеген күреп: «Бик әйбәт, әзрәк сүгенерсең! Бик күп кеше авызыңны йомар иде туры эфирда», – дип язучы кеше табылган.

Фирдүс мондый әдәпсез кешеләрне һич тә түзеп тормый, кирәк җавабын кайтара: «Үз авызыңа хуҗа бул. Монда юмор дигән нәрсәне аңлаучылар гына утыра!».

Автор: Г. Вәлиева

Фото/видео: Инстаграм 

http://www.sahne.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев