САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Elvin Greyны караклыкта гаепләгәннәр!

Бер көнне әнием минем белән балачакта булган бер вакыйганы искә төшерде.

Кыскача гына сөйлим: «Радикка 11 яшьләр тирәсе иде, өйдә үзе генә күңелсезләнеп утырмасын өчен аны үзем белән стройкага алып бардым. Төшке аш вакытында эшчеләр бригадасы җыелышып ашарга китеп барды, сакчы үз урынында калды. Тирә як тыныч иде, улым да шунда уйнап калды.

Тиктормас малай эшчеләрнең эш урынын тикшерергә булган. «Ник әле монда бөтен әйбер аунап ята», – диеп барлык эш коралларын үз пакетына тутырып куйган, өстенә вак-төяк такталарны да тезгән. Үзенең «җитди» эшен тәмамлагач, безнең янга төшке аш ашарга килде.

⠀ «Булды, әни, мин үземә эш алдым, хәзер өйгә кайтам», – дип горурлык белән әйтә.

Төштән соң эш урынында югалган кораллар аркасында шау-шу кузгалган. Сакчы да тирә-якта чит кеше күрмәвен белдергән, бары тик соңыннан гына пакет тоткан малайны исенә төшергән.

Өйгә кайтсам, Радик пакеттагы эш коралларын җәеп салган да шатланып утыра...

Реклама

«Мин бит урламадым. Абыйлар үзләре ташлап киткәннәр!» – ди бичара.

Әнисе Радикны ачуланмаган, икенче көнне эш коралларын хуҗаларына алып барып тапшырган. Шулай да Радик үзенең ялгышы өчен кечкенә генә җәзасын алды».
 

 

ЧЫГАНАК:http://sahne.ru/news/xeberler/elvin-greyny-karaklykta-gaeplgnnr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X