САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Элвин Грей һәм Рәсим Низамов "Каеннар арасында" җырын җырлый! Кем яхшырак җырлый икән? Тыңлагыз, райондашлар

Элвин Греймы, Рәсим Низамовмы?

Элвин Грей татар халкы бик яраткан тагын бер җырны яңа яңгырашта тәкъдим иткән. Оскар Усмановның Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган "Каеннар арасында" җыры. 90нчы еллар ахырында төп хит булган җыр.

 

Элвин җырны татар һәм башкорт телләрендә җырлаган. Ике вариант та җырчының ВК төркемендә урнаштырылган. 

 

Элвин Грейның инстаграмына язылучылары да җырның Рәсим Низамовныкы икәнен искә төшергәннәр. 

 

"Каеннар арасында" җырына кадәр Элвин Грей "Уфтанма", "Гомерләр үтә икән ул", "Моңнар кайтсын авылга" һәм тагын берничә элекке хитны яңарткан иде инде. Аны кеше хитлары белән күтәрелүдә гаепләп чыгучылар да булды. Җырларның татарча аһәңен, миллилеген киметүдә дә гаепләделәр

 

"Каеннар арасында" җырын ике яңгырашта да тыңлап карагыз. Кайсысы ошый?

 

Элвин Грей:

 

       

Рәсим Низамов:
 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/sozial-chelter-joldyzlari/elvin-greymy-r-sim-nizamovmy/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев