САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Элвин Грей белән Ришат Төхвәтуллин бер-берсенең җырларын җырлый +ВИДЕО

Ришат белән Радик бергәләп студиядә төрлечә җырлап караган.

Ришат Төхвәтуллин инстаграмдагы сәхифәсендә Элвин Грей (Радик Юльякшин) белән очрашканын хәбәр итте.

«Без Элвин Грей белән бер-беребезнең җырларын җырлап карарга булдык: ул минекен — „Мәхәббәтем“, мин аныкын — „Роза“. Дуслар, бик каты карамагыз, без болай гына — кызык өчен җырлап карадык», — дип яза Ришат.

 

Ришат «Роза» җырын җырлый, инстачылар җырларны ошаткан, комплиментлар язалар.

 

Икенче постта Радик «Мәхәббәтем» җырын башкара. «Мәхәббәтем» җыры иҗатымны яратучылар күңелендә күптән яши. Һәм кичә Радик Юльякшинда кунакта булдым, без бергә язган акустик версияне тәкъдим итәргә вакыт җитте!» — дип яза Ришат.

Соңыннан ул: «Яңа дуэт тыңларга телисезме?» - дип сорау куя. Инстачылар бары тик мактау сүзләрен генә язган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев