САРМАН
  • Рус Тат
  • “Атказанмаган” Илсөяне Сарман ихластан сөя + ВИДЕО

    Кичә мәдәният йортында үткән көнцертта хәтта басып торырлык та урын калмаган иде.

    - Билетлар көздән сатылып беткән, өстәмә килүен сорый халык, - диештеләр үзара сөйләшүчеләр.
    Илсөя үзе дә аптырашта калган. Район халкына сәхнәдән рәхмәтне кабат-кабат әйтте.
    - Сарманда үзенчәлекле халык яши. Алар концертларга да сайланып кына йөриләр, ихластан булса гына, кул чабалар, дигән сүзләр йөри артистлар арасында, хак икән, рәхмәт сезгә, - диде.
    Чыннан да, оригиналь, зәвыклы, эчтәлекле, затлы концерт программасын тәкъдим иттеләр. Татар, башкорт, рус, якут дуслыгын берләштергән төркем тамашачыларны җырлатты да, биетте дә, елатты да.

    Альбина Сабирова язмасы һәм видеосы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: