Аңа ничек тә килешә?! Суга кергән Тямаев турында ярда калганнарның фикере

Эстраданың нинди дә булса кысалары, чиге бармы? Бу сорау яңадан актуальләште бит әле. Сәбәбе – Буада узган Сабан туенда Фирдүс Тямаевның суга кереп җырлавы булды. Аңа ияреп тамашачы да бер-бер артлы елгага ташланды. Тямаевның әлеге чыгышы видеосы вируслыга әйләнде, төрле фикерләргә сәбәпче булды. Бу хәлне кемдер юмор хисе белән кабул итте, кемдер татар эстрадасын түбән тәгәрәтү дип бәяләде. Сәнгать әһелләре тамашачыны кыздыруның төрле алымнарына ничек карый соң? Үзләре дә шундый дуамаллык кылмаганмы?

Сабан туе мәйданы чыннан да иркенәйде, хәер, бәйрәм дә элеккеге асылын җуйды, ниндидер шоу төсмерен алды, ди Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров:

– Яшерен-батырын түгел, Тямай – татар эстрадасының әйдәп баручы җырчысы. Мин аны моннан биш-алты ел элек Салават белән дә чагыштырган идем әле. Чөнки Тямай да, Салават кебек үк, эстрадага 29 яшьтә килеп керде. Шуңа аны Салаватның икенче сериясе дип әйткән идем. Салават та стандарт булмаган чыгышлар, гадилеге белән тамашачыны үзенә тартты, Тямай да шуңа омтыла. Әлбәттә, татар эстрадасының үз чикләре булырга тиеш. Ярый әле суга кереп җырлауның ахыры күңелсез бет­мәгән. Кызмача тамашачы белән суда ни булмас? Дөрес, хисләр дулкынында теге яки бу адымның нәтиҗәләрен уйлап бетереп тә булмый торгандыр. Сабан туе дигәннән… Безнең балачактагы матур бәй­рәм калмады инде ул. Нигездә шоу, шаккатыруга корылган, урысчалы-татарчалы алып барыла торган гади бер тамаша ул хәзер. Мәйданны да бит көрәшчеләргә түгел, биючеләргә, җырчыларга бирәләр. Ә төп батыр билгеле булганда, тамашачы таралып та беткән була. Тямайга килгәндә, аңа ничек тә килешә. Ул аны белеп эшли. Миңа, мәсәлән, килешмәс тә иде.

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева да бу хәлне юмор белән кабул иткән. Аныңча, бик санаулы кешегә генә мондый алым килешә:

– Суга керү Фирдүснең холкына бик туры килә. Аны бөтен кеше дә кабатлый алмый, халык та теләсә кемнең мондый дуамаллыгын кабул итми. Үземә килгәндә, сәхнәдә башыма нәрсә килә, шуны эшли алмыйм. Дөрес, әллә ниләр эшләп була, ләкин, минемчә, артист сыйфат, тәрбия өчен җавап бирергә тиеш. Шуңа күрә теләсә нәрсә эшләргә хакым юк дип уйлыйм. Минемчә, эстрадада чикләр булырга тиеш. Бигрәк тә хатын-кызга теләсә нәрсә эшләү килешми. Аннан эстрадага ничек килеп керәсең бит. Шуңа күрә хәзер генә, тамашачыга ярыйм дип, үзгәрә алмыйм. Фирдүс исә эстрадага килеп кергән­дә үк холыксыз, дуамал иде. Халык аны шулай кабул итте. Башка халык эстрадаларында да шундый кешеләр бар. Алар халык күңелендә җыр белән генә түгел, ниндидер адымнары, сөйләме белән истә калалар. Мин аларны тәнкыйтьләмәс идем.

Җырчы Илсөя Бәдретдинова исә мондый хәлләрне халык белән бер дулкында булу хикмәте дип атый:

 

– Халыкны алдап булмый. Яратмый икән, ул җырчының концертын карамый гына. Ике-өч кеше утырып, татар эстра­дасының зәвыгын бозып йөриләр, дип сөйләвеннән генә халыкның фикере үз­гәрми. Өч кеше акыллы булып, Фирдүснең иҗатын аңлый торган меңләгән тамашачы дивана була алмый. Үземнең дә “ычкынып” киткәләгәнем бар. Йә туфли төшеп кала, йә үзең кызып китеп салып бәрәсең. Төрле вакытлар була. Кайвакыт концерт уртасында тамашачы белән сөйләшә баш­лыйсың да залга ук төшеп утырасың. Китә шуннан колхоз җыелышы. Аны син үзең дә сизми каласың. Шундый сөйләшүләрнең берсендә музыкантым килде дә, тартып керим әле, син инде 20 минут сөйләшәсең, дип әйтте. Вакыт үткәнен халык та сизми, мин дә сизмим. Чөнки без – бер дулкында. Тямайның да суга керүе – бер дулкында булу хикмәте. Бу – шәхсән минем фикерем. Мин дә бу хәл турында күп сүзләр ишеттем. Зәвыгы бетте, әйдәп барырга тиеш, суга чумарга түгел, фәлән-фәсмәтән, диләр. Тиеш, тиеш түгел дигән әйберне тамашачы дигән галиҗәнап организм үзе хәл итеп куя ул. Зәвыклы җырчылар исә, кызганыч, Тямаев биеклегендә түгел әле.

Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов та, күл буенда җырлагач, суга төшү табигый, дигән фикердә:

– Җырчы нинди генә шартларда, кайда гына җырламый инде ул. Танкка басып та, утка-суга кереп тә дигәндәй. Ләкин болар элек солдатларга көч бирү өчен эшләнгән. Тямаев суга керә икән, ул бит әле тамашачы төшсен дигән сүз түгел, тамашачыдан тора. Җырчы залга төшеп тә җырлый, монда күл буенда җырлагач, күлгә төшкәннәр инде.

Шундый хәлләр. Җырчы тамашачы артыннан иярәме, әллә киресенчәме – аңлаган юк. Фирдүс исә, алдын-артын уйлап тормый гына, алга баруын дәвам итә. Иң кызыгы – социаль челтәрдәге сәхи­фәләрендә еш кына утлы табада тота үзен, ул һәрберсенә җавап бирергә вакыт таба. Менә берсе урыс телендә, мондыйлар татар милләтен һәм мәдәниятен мыскыл итә, дип язган. Җырчы аңа: “Әйе, мин татар телендә сөйлим дә, шаярам да, татар телендә утта да, күктә дә, суга кереп тә җырлыйм, татар телен Рәсәйнең бар җирендә күтәреп йөрим! Ә сез иң беренче чиратта татар телендә язарга өйрәнегез, аннан соң сөйләшербез”, – дигән җавап язган (тупас сүзләр алынды – ред.). Аның төрле Сабан туйларында иң күп халыкны җыйганын да истән чыгармыйк.

Фото: архив tatar-inform/Салават Камалетдинов

Чыганак: http://saby-rt.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде