САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сельское хозяйство

«Нөркәй» агрофирмасы комбайнчысы бишкөнлек саен призлы урын ала

Моннан бер айлап элек оештырылган «Комбайннар парады» традицион чарасында без яшь игенчеләрнең «Сарман» агрофирмасында аеруча күп булуын билгеләп үткән идек.

Тик бу, башка хуҗалыкларда яшьләр юк, дигән сүз түгел. Күптән түгел генә «Нөркәй» агрофирмасында игенчелектә хезмәт юлын башлап җибәргән Карашай-Саклау авылы егете Айназ Миңнуллин — шуның ачык мисалы.

— Бер ел дәвамында комбайнчы ярдәмчесе буларак тәҗрибә җыйдым. Менә инде икенче урып-җыю кампаниясендә үзем төп комбайнчы булып эшлим. Миңа ошый, авыр түгел, — диде ул. 

Күпчелек авыл хуҗалыгы белгечләре кебек үк, Айназ Сарман аграр көллиятендә укыган, автомеханик һөнәрен үзләштергән. Көллияттә алган белемнәре аңа алдагы тормышында бик кирәк булган. 

— Хәзерге вакытта мин Яр Чаллы шәһәрендә яшим. Урып-җыю сезонына туган ягыма кайтам, комбайнга утырам. Төп эшем йөк ташу машиналары белән бәйле — мин аларда төрле җирләргә рейслар ясыйм, — дип дәвам итте Айназ.
Тулырак язманы район газетасының 11 август саныннан укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев