САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Үзбәкстан Республикасы өчен Сарманда да тавыш бирделәр

Бүген районда яшәүче үзбәкләр 22 декабрьдә үткәреләчәк Үзбәкстан парламентына сайлауларда катнашачак депутатлар өчен алдан тавыш бирделәр.

Алар, бердәм булып, Җәлил поселогында ачылган сайлау участогына килделәр. Ярты сәгать эчендә 31 милләтпәрвар үзенең республикасы язмышы өчен мөһим тавышын бирде. Аларга Мөслим районыннан килгән 16 милләттәшләре дә кушылдылар.
- Үзем дә, ике улым да сайлауларда актив катнаштык. Җәлил поселыгына барып, үзебез ышанган депутат өчен тавыш бирдек. Республикабызның чәчәк атуына өметләнәбез, - ди Сарманда яшәүче Азимҗан Мусабаев.
Сайлаулар барышында Үзбәкстан республикасының Казандагы Баш Консулы Фариддин Насриев, ТРда үзбәкләрнең милли-мәдәни автономиясе рәисе Абдуманоб Абдусатаров, Үзбәкстанның сайлау комиссиясе членнары Лазиз Назарий, Фуркат Рузикулов, Шохижахон Эргашев катнаштылар.
Альбина Сабирова, Зөлфия Шәрипова язмалары
Илья Макаров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев