САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Урта Кәшер авылының йөзьяшәр әбисе Нәфисә Насыйбуллина сайлау участогына үзе килде

-

«Ана даны» медале иясе — узган ел 100 яшен тутырган Нәфисә Нәбиулла кызы бүгенге көндә улы Салават, килене Гөлфирә тәрбиясендә Урта Кәшер авылында туган нигезендә гомер кичерә. Аның зиһене, акылы кемне дә сокландыра. Рәсәй Президенты сайлаулары, дигәч тә:

— Аяк-кулларым йөреп тора, Аллаһка шөкер, сайлау участогына үзем барам, дип, машинага беренче булып кереп утырды, — диделәр улы Салават белән оныгы Сирина.

Насыйбуллиннар сайлауларга гаилә белән килделәр. Нәфисә апаның килене Гөлфирә сайлау комиссиясендә эшли. Ул гаиләсен участокта каршы алды.

— Бәлки, машиналы да булырбыз, әнкәй, истәлеккә фотога да төшик әле, — диде улы.

Нәфисә апага комиссия рәисе Альберт Әхмәтшин бәйрәм күчтәнәчләре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев