САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Урамнарны чүпләмәсеннәр иде, - ди Зәния апа

2532 нче сайлау участогына беренчеләрдән булып килүчеләр арасында Зәния апа да бар иде.

- Үзара салым акчаларын урамнарны, паркларны карап тотуга, кыш көне тротуарларны кардан чистартуга да бүләләр. Ләкин менә карны койма кырына өймәсеннәр иде. Җәй җитсә, койма яннары чүп-чар белән тула. Кайбер кибет яннарында да шушындый ук хәл күзәтелә. Үзебезнең сарманлылар ташлый бит аны. Урамнар киләсе елда да чиста, Сарманыбыз матур булсын иде, - ди ул.
Территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, 10.00 сәгатькә 933 сайлаучы, ягъни сайлаучыларның 16,6 проценты тавыш бирергә өлгергән.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев