САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Удмуртия егете Югары Чыршылыда тавыш бирде

Сергей Востриков — чыгышы белән Удмуртия Республикасының Кобья авылыннан.

Безнең районда ул Усай авылында нефтьчеләр тармагында эшли. 
Туган ягында тавыш бирү мөмкинлеге булмагач, гариза язып, Сергей Югары Чыршылы авылындагы 2510 нчы санлы сайлау участогына беркетелгән. Шулай итеп, ул Россия Президентын сайлауларда шәхсән катнаша алды.

— Дөньяның кайсы гына почмагында булсак та, Президент сайлауларына үз өлешебезне кертергә тиешбез, дип саныйм, — ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев