САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Спорт ветеранына – төзек юллар, саф һава, 5 яшьлек Рәмиләгә – матур бакча

- Җәлилебезнең матурлануына бик сөенәм. Спорт белән дус буларак, саф һавада йөрергә яратам.

Быел шактый трөзекләндерү эшләре башкардылар, юлларны карадылар, ишек алларын матурладылар. Урамнардан ук үтүе күңелле: һәркайда – матурлык, поселогыбыз яшеллеккә күмелеп утыра, - ди спорт ветераны Нәфис абый Мәхмуров.
Фәнүзә ханым поселок оешмаларының берсендә пешекче булып эшли. Сайлауга аңа ияреп, кызлары - 8 яшьлек Мила һәм 5 яшьлек Рәмилә дә килгән. Килгәндә сайлауның ни өчен үткәрелгәнен белмәсәләр дә, сайлау участогыннан алар референдумның үзләре яши торган поселокны тагы да матурлау өчен кирәклеген белеп киттеләр.
- Безнең ишек алдыбыз бик матур. Анда уен почмаклары, таганнар, шугалак-таулар да бар. Мин йөри торган бакчабыз да матур. Без анда уйныйбыз, тәмле ашлар ашыйбыз, урамга йөрергә чыгабыз. Миңа үзебезнең шәһәр бик ошый, - ди ул.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев