Сарманның 2533нче санлы сайлау участогына да халык сәгать 8 тулганчы ук килгән иде. Аларны участокта ачык йөз, дәртле биюләр, кайнар коймак һәм чәй белән каршы алдылар. Беренче сайлаучыларга кечкенә бүләкләр дә бар иде. - Безнең участокта сайлаучылар шулай актив. Вакыйганың мөһимлеген аңлыйлар, - ди комиссия рәисе Резедә Вәлиева. Бинада Сарман...
Сарманның 2533нче санлы сайлау участогына да халык сәгать 8 тулганчы ук килгән иде. Аларны участокта ачык йөз, дәртле биюләр, кайнар коймак һәм чәй белән каршы алдылар. Беренче сайлаучыларга кечкенә бүләкләр дә бар иде.
- Безнең участокта сайлаучылар шулай актив. Вакыйганың мөһимлеген аңлыйлар, - ди комиссия рәисе Резедә Вәлиева.
Бинада Сарман сәнгать мәктәбенә йөрүчеләрнең кул эшләреннән күргәзмә, сәүдә дә оештырылган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз