САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Сарман гимназиясендә сайлаучыларны бәйрәм белән каршы алдылар

Сарман гимназиясендә бүген Май чабу бәйрәме дә гөрләде.

Биредә бүген сайлаучыларны кайнар коймаклар, тәмле самавыр чәе һәм күңелле уеннар белән каршы алдылар, бәйрәм мәйданчыгында сәүдә нокталары эшләде. Укытучылар һәм укучылар коллективы сайлаучыларга үзләренең матур җырларын да бүләк иттеләр. Балалар өчен кызыклы хәрәкәтле уеннар оештырылды.
Биредә урнашкан 2532 нче сайлау участогында сайлау кампаниясе дә беренче көннән үк зур оешканлык белән башланып киткән иде.

— Әлеге мөһим вакыйгага карата барлык әзерлек чараларын күрдек. Бүген 11.00 сәгатькә сайлаучыларның 81 проценты булачак Президент өчен тавыш бирделәр. Сайлаучыларны өч көндә дә кайнар чәй һәм тәм-том белән каршы алабыз, — диде комиссия рәисе Илдар Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев