САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Сарман аграр көллияте укучылары сайлауларда беренче тапкыр катнашалар

Быелгы Россия Президентын сайлаулар Сарман аграр көллиятендә белем алучы күпчелек егетләр һәм кызлар өчен дә беренчеләрдән булып тора.

Өченче курста укучы Равил Ишанов белән Рамил Бигимов Иске Минзәләбаш сайлау участогында тавыш бирделәр. Икенче курста белем алучы Айгөл Әһелтдинова Мортыш-Башта беренче тапкыр бюллетенне урнага салды. Саклаубаш участогында да тәүге тапкыр саулаучылар булды. Көллиятнең өченче курсында укучы егетләр Динар Ямалетдинов белән Салават Хәертдинов, чыгарылыш курсында белем алучы Айзат Фәрхетдинов та киләчәкләре өчен тавыш бирделәр.

— Безнең тавышның да сайлауларда мөһим роль уйнаячагына ышанабыз, — диләр яшьләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев