САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Сайлаудан дин әһелләре дә читтә калмадылар

Александровка авылында яшәүче дин әһелләре Сәгадәт һәм Розалия Шириевләр сайлауга беренчеләрдән булып килделәр.

Алар икесе дә гомер буе җаваплы хезмәт башкардылар, тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтләре белән ил-көн алдында абруй казандылар, үзләре кебек тырыш һәм тәүфыйклы өч кыз үстерделәр. Бүгенге көндә аларның игелекләрен, җиде онык һәм ике оныкчыкларының куанычларын күреп яшиләр. Икесе дә инде шактый еллар авыл халкына дини хезмәт күрсәтәләр. Сәгадәт абый — мулла, Розалия апа абыстай вазифаларын башкаралар.

— Гомер буе сайлауларга, барлык җәмәгать эшләренә парлап йөрдек, икебез бер тирәдә дин юлына бастык. Сайлаулар әйбәт кенә үтсен, илләр имин, дөньялар тыныч булсын. Махсус операциядән балалар исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Бүгенге көндә, Аллаһка шөкер, тынычлыкта, матур, рәхәт һәм мул тормышта яшибез. Киләчәгебез дә матур һәм имин булсын иде. Без тавышыбызны шуның өчен бирдек, — диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев