САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Сайлау участоклары бүген көнне уртача 56 процент белән башладылар

Сайлауларның бер көне үтте.

Территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматлар буенча, кичә районда сайлаучыларның уртача 56 проценты булачак Президент өчен тавыш биргән. Сайлау участоклары комиссияләре рәисләренең сүзләренә караганда, кичә сайлаулар бердәм төстә үткән.

Бүген 2533 нче сайлау участогына да халык иртәдән үк килә башлады.

— Кичә халык бик актив булды. Сайлаучыларның 65 проценты булачак Президент өчен тавыш бирде. Гаиләләр белән сайлаучылар шактый булды, туган көннәре сайлау көненә туры килгәннәр, сайлауларда беренче тапкыр катнашучылар да бар иде, — диде участок сайлау комиссиясе рәисе Гөлшат Шириева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев