САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Ришат Төхвәтуллин «Гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафонында гармунда уйнаган

-

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин «Гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафонында катнашты. Ул «Болгар Радиосы» студиясенә кунак булып килде, үзе белән гармун да алып килгән һәм җыр башкарган, дип яза ТНВ сайты.

Җырчы сүзләренчә, аның өчен гаилә һәрвакыт өстенлекле булган. Ул хәзер хатыны Алия белән бала көтүләрен, әмма сабыйның кем булачагын белмәүләрен дә сөйләгән.

Искәртеп үтик, бу телемарафон ТНВ каналында кичке унга кадәр бара. Тапшыруга 100дән артык кунак киләчәк. Алар арасында Татарстандагы билгеле гаиләләр, медиа-персоналар, татар эстрадасы йолдызлары һәм аларның якын туганнары була.

Шулай ук телемарафонның туры эфирында «Гаилә белән сайлыйбыз!» бәйгесенең бер җиңүчесен дә әйтәчәкләр. Аларга яңа Lada Vesta автомобиле ачкычы тапшырыла. Җиңүчене 17 мартта, 20:10 сәгатьтә күрсәтәчәкләр.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/risat-toxvatullin-gaila-belan-sailyibyz-telemarafonynda-garmunda-uinagan-5884842

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев