САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Ринат Хәйров һәм Ольга Павлова Сарманда хезмәт коллективлары белән очраштылар

РФ Федераль җыенының VI чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров, Татарстан Республикасының V чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Ольга Павлова бүген Сарманда хезмәт коллективлары белән очраштылар. Алар иң элек "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә булдылар. Коллектив белән очрашып сөйләшкәч, үзәк белән таныштылар, анда ял итүче, дәваланучылар белән аралаштылар. Биредә тудырылган...

РФ Федераль җыенының VI чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров, Татарстан Республикасының V чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Ольга Павлова бүген Сарманда хезмәт коллективлары белән очраштылар. Алар иң элек "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә булдылар. Коллектив белән очрашып сөйләшкәч, үзәк белән таныштылар, анда ял итүче, дәваланучылар белән аралаштылар. Биредә тудырылган шартларны күреп, соклануларын белдерделәр.

"Дулкын" спорт-сәламәтләндерү комплексында алар башта комплекс белән таныштылар, тренерлар белән сөйләштеләр. Соңыннан бөтен коллектив белән очраштылар. Ольга Павлова, үзе дә спортчы буларак, районның спорттагы уңышларын югары бәяләде, тагын да зуррак максатлар куеп эшләргә, Россия җыелма командасы составында чыгыш ясарлык спортчылар тәрбияләргә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев