САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Рәзинә Сәхбетдинова өчен икеләтә бәйрәм булды

Дүсем авылында яшәүче Сәхбетдинова Рәзинә Гыйниятулла кызы өчен бүгенге көн икеләтә истәлекле булды.

 Җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнендә ул үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Олуг юбилее белән ветеранны район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Розалия Хөснимәрданова тәбрикләде. Ул, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды. Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәбибуллин, балалары, оныклары да юбилярга сихәт гомер, ныклык теләделәр. Участок сайлау комиссиясе әгъзалары да хөрмәтле сайлаучыны тәбрикләделәр, истәлек бүләге бирделәр. Рәзинә апа киләчәгебез өчен үз тавышын да бирде.
- Ил-көннәребез тыныч, имин булсын. Балалар, онык-оныкчыклар бәхетле яшәсеннәр, - диде юбиляр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев