Районда 461 сайлаучы беренче тапкыр тавыш бирә

Сарман районында 43 сайлау участогының барысы да, сәгать 8 тулуга, ишекләрен ачтылар. Күбесендә халык, аларның ачылганын да көтмичә, иртә итеп килгән иде. Участокларда аларны якты йөз, дәртле биюләр, кайнар коймак һәм чәй белән каршыладылар. Районда 27852 сайлаучы бар. Аларның 461е бүген беренче тапкыр тавыш бирәчәк. Җәлил бистәсеннән Динар Кәримов, Петровка...

Сарман районында 43 сайлау участогының барысы да, сәгать 8 тулуга, ишекләрен ачтылар. Күбесендә халык, аларның ачылганын да көтмичә, иртә итеп килгән иде. Участокларда аларны якты йөз, дәртле биюләр, кайнар коймак һәм чәй белән каршыладылар.

Районда 27852 сайлаучы бар. Аларның 461е бүген беренче тапкыр тавыш бирәчәк. Җәлил бистәсеннән Динар Кәримов, Петровка Завод авылыннан Динара Хәсәнова, Сарманнан Регина Шәрифуллина өчен исә бүгенге көн икеләтә истәлекле - аларга 18 яшь нәкъ бүген тула.

Участоклар сайлауларга алдан ук, ныклап әзерләнеп килделәр. Алты сайлау участогында электрон тавыш бирү комплекслары кулланыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 28 июнь 2022 - 08:55
    Кәүҗияктә Раиф абыйның юбилеен бәйрәм иттеләр
  • 22 июнь 2022 - 15:39
    Хәтер көне балалар өчен дә кирәк
  • “Нечкәбил” иң нечкә хисле әниләрне җыйды
  • Район егетләрен армиягә озаттылар
  • Крестьян-фермер хуҗалыклары басулары бәя алды
  • Районда «Иң яхшы автобус йөртүчесе» ачыкланды
  • Сарманлылар Сары тауны гөрләттеләр
  • Сарман сәнгать мәктәбе укучылары тамашачыларны иҗат кичәсенә җыйдылар
  • Сарман кызлары Мөслимдә!
  • Сарман күген ап-ак күгәрченнәр иңләде
  • Күренекле мәгьрифәтче Морад Рәмзинең иҗатына багышланган халыкара форум
  • Җәлил укучылары рухи кыйммәтләрне барладылар