САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Районның танылган спортчысы Дилүс Гомәров җыр бүләк итте

Спорт өлкәсендә ярты гасырлык стажга ия районыбызның танылган йөгерешчесе Дилүс Гомәров моңлы җырлау сәләтенә дә ия.

Күпсанлы һәм төрле дәрәҗә җыр фестивальләре лауреаты, Гран при иясе район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге бинасында урнашкан сайлау участогында тавыш бирде. Ул райондашларына матур җырын да бүләк итте. 
- Кичә Россия Чемпионатыннан кайттым. 21,1 километр ераклыкка йөгереп, бишенче урынны алдым. Марафонда Башкортстаннан, Самара, Ульян өлкәләреннән, Удмуртия, Ырынбур якларыннан, республикабызның Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Бөгелмә, Лениногорск һәм башка шәһәрләреннән дә йөгерешчеләр килгәннәр иде, - диде ул, спорт яңалыклары белән уртаклашып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев