САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Районда «Җылылык бүләк итәм» акциясе бара

Сайлаулардан районның «Волонтер» ирекле берләшмәсе әгъзалары да читтә калмадылар.

Бу көннәрдә алар «Җылылык бүләк итәм» Бөтенроссия акциясенә дә кушылдылар.

— Волонтерларыбыз бик актив, шушы акция кысаларында сайлауларда катнашучыларга бик теләп ярдәм итәләр. Сармандагы «Шәфкать» үзәгендә урнашкан сайлау участогында сайлаучыларны каршы алып торалар, гаилә белән килүчеләргә браслетлар тараталар, әлеге мөһим чарада беренче тапкыр катнашучыларга сайлаулар турында сөйлиләр, килүчеләргә тәмле коймак белән чәй эчәргә тәкъдим итәләр. Шунысын да әйтергә кирәк: бу атнада христианнар Май чабуны да бәйрәм итәләр. Сайлаучыларны әлеге бәйрәм белән дә таныштырабыз, — ди «Волонтер» ирекле берләшмәсе кураторы Резедә Юнысова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев