Районда сайлаучылар арасында өч буын вәкилләре дә бар
.
2024 ел Россиядә Гаилә елы булгач, бүгенге Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауда гаиләләре белән катнашучылар да шактый. Алар арасында өч буын вәкилләре дә бар.
Мәсәлән, Петровский Завод авылыннан Люция Мөхәммәдиева, Евгения белән Диләрә Фәрхетдиновалар – шундыйлардан. Яхшыбай авылыннан Мәксүт, Альфир, Рәшит һәм Әнвәр Хәкимовлар да алардан үрнәк алдылар. Мәксүт бабайга – 85 яшь. Мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, ул Иске Кәшер авылында урнашкан сайлау участогына үзе килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев