САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Әнине дә котладым, сайлауга да өлгердем , - ди Илнур әфәнде

- Иртәнге 9.00 сәгатькә исемлектә теркәлгән сайлаучының 288 е үз тавышын бирергә өлгерде. Эш төштән соң киеренкерәк булыр дип уйлыйбыз, - диде поселокның икенче мәктәбенә урнашкан 2538 сайлау учатогы рәисе Рамил Байрашев.

Чыннан да, район үзәгендә үткәрелә торган референдумнарга халыкның күпчелеге иртәнге якта килсә, Җәлил поселогында бу нисбәт – башкачарак: сайлау участокларына кешеләр, гадәттә, төштән соң агыла башлый. Чөнки шимбә көнне авылларына якыннары янына кайтып киткән кешеләр поселокка икенче көнне көн кичкә авыша башлауга килә башлыйлар. Җитмәсә быелгы референдум барыбыз да ярата торган бәйрәм – Әниләр көне белән бергә туры килде. Ләкин безнең халык аптырап кала торганнарданмыни?
- Әниемне дә котлап килдем, сайлауга да өлгердем, - ди Илнур әфәнде.
Ә менә Азнакайга йөреп эшләүче, әмма Җәлилдә яшәүче Илдар әфәнде үзара салым турындагы фикерләре белән дә уртаклашты.
- Күреп, ишетеп, белеп торабыз: үзара салым поселокны тагы да матурлау, төзекләндерү, әйләнә-тирәбезне уңайлырак итү өчен җыела. Бу хакта җитәкчеләребез дә даими аңлатып торалар. Быел, мәсәлән, әлеге акчаларга зиратны төзекләндергәннәрен беләм, - ди ул.
Зөлфия Шәрипова язмасы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев