САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Мортыштамакның “Чишмә” ансамбле җырчылары сайлауларга бергә килделәр

Авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче ветераннарның “Чишмә” ансамбле даны еракларга таралган.

Алар шушы көннәрдә республикада да иң яхшы ансамбль буларак танылдылар. “Татарстан” журналы оештырган бәйгедә катнашып, җиңү яуладылар.
- 2016 елдан бирле чыгыш ясап, төрле бәйгеләрдә катнашып, уңыш яулап киләбез. Ансамблебезгә 12 ветеран йөри. Барыбыз да – активлар. Бердәм күлмәкләр тектердек, алъяпкычлар чиктердек, читекләр алырга район башлыгы Фәрит Хөснуллин ярдәм итте. Кая гына барсак та, Сарман якларыннан икәнебезне белгәч, килеп, безнең белән фотога төшәләр, “Чыгарсыңмы каршы алырга” җырын башлыйлар. Аннан без дә кушылып, бергәләшеп җырлыйбыз. Моңлы сандугачыбыз безнең белән бергә сәяхәт итә. Кул эшләренә дә оста безнең ансамбль кызлары. Төркемдәшебез Илүзә Фәррахова чигү, тегү буенча мастер-класслар күрсәтә, кичләрен күңелле үткәрәбез. Махсус операциядә катнашучы ир-егетләребезгә челтәрләр үрүдә дә актив катнашабыз. Җитәкчебез Чулпан Бакирова безне яңадан-яңа эшләргә, үрләргә рухландырып тора, - диде ансамбльнең активисты, авыл ветераннар советы рәисе Мөнирә Исмәгыйлева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев