САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Җәлиллеләр референдумны хуплыйлар

Алдан хәбәр иткәнебезчә, бүген – 24 ноябрь көнне Җәлил поселогында үзара салым мәсьәләләренә багышланган референдум үткәрелә.

Әлеге җирлектә 8 сайлау участогы эшли. Җәлил технологик транспорт идарәсендә хезмәт куючы Рамил Ибраһимов үзара салым өчен тавыш бирергә улы Гадел һәм кызы Ясминә белән килгән.
- Референдумның ни өчен үткәрелгәнен бик яхшы беләбез һәм хуплыйбыз. Үзара салымның күләме зур түгел. Һәр сумга республика бюджетыннан өстәмә акча бирелү дә бик яхшы. Поселогыбыз көннән-көн матурлана, үзгәрешләр – күз алдында. Быел, мәсәлән, поселок үзәге төзекләндерелде, юллар каралды һәм башкалар. Боларга үзебезнең өлешне дә кертә алуыбызга сөенәбез, - ди ул.
Гомумән, поселокның “Җәлил” кинотеатрында урнашкан сайлау участогына халык иртәдәдән үк килә башлады. Территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, 11.00 сәгатькә сайлаучыларның барлыгы 38,1 проценты үз тавышын биргән.
Сайлау участокларында шулай ук тәмле-тәмле ризыклардан сәүдә нокталары да эшли.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев