САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Җәлилдә референдум ахырына якынлаша яки Карт агачлар киселәчәкме?

Участокларда йөргәндә, сайлаучыларга “Быел һәм киләчәктә ниндирәк эшләр башкарылуын теләр идегез?”- дигән сорауны да бирдек.

Уйланыбрак калдылар. Без моны поселокта төзекләндерү, яшелләндерү, яңарту эшләренең даими башкарылып торуыннан, инде ашыгыч рәвештә башкарылырга тиешле эшләрнең артык күп булмавыннан күрдек. Өлкән яшьтәге Рәшит абый гына “Карт агачларны кисәсе иде”, - диде. 2020 елда поселокта үзара салым акчасына башкарылырга тиешле эшләр исемлегенә карт һәм биек агачларны кисү дә кертелгән, Рәшит абый!
Ә инде сайлауларның барышына килгәндә, 17.00 сәгатькә Җәлил сайлаучыларының – алар барлыгы 10941 кеше - 55,3 проценты сайлауларда катнашкан. Территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, сайлау участоклары 20.00 сәгатькә кадәр ачык булачак һәм сайлау хокукы булган һәркем әле үз тавышын бирергә өлгерәчәк.
Зөлфия Шәрипова язмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев