САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Җәлилдә халыкны мобиль кабул итү булды

Республиканың барлык районнарында да "Бердәм Россия" сәяси партиясенең халыкны мобиль кабул итүләр эшли башлады. Әлеге проект партиянең сайлау алды агитациясе кысаларында уздырыла. Махсус график нигезендә партия активы республиканың төрле шәһәрләренә, авылларына чыгалар, халык белән очрашып, аларның гозерләрен тыңлыйлар, язып алалар. Узган шимбәдә андый кабул итүләр безнең районның Җәлил бистәсендә дә...

Республиканың барлык районнарында да "Бердәм Россия" сәяси партиясенең халыкны мобиль кабул итүләр эшли башлады. Әлеге проект партиянең сайлау алды агитациясе кысаларында уздырыла. Махсус график нигезендә партия активы республиканың төрле шәһәрләренә, авылларына чыгалар, халык белән очрашып, аларның гозерләрен тыңлыйлар, язып алалар. Узган шимбәдә андый кабул итүләр безнең районның Җәлил бистәсендә дә үтте. Ул "Батыр" спорт-сәламәтләндерү комплексының стадионында һәм үзәк базар янында оештырылды. Барлыгы 11 мөрәҗәгать булды. Бистә халкы глобаль мәсьәләләрнең берсе итеп, су бәясенең бик кыйммәт булуын билгеләп үтте. Полиция бүлеген саклап калу буенча тәкъдим керде. Спорт мәктәбенең футбол буенча тренеры Сергей Мордвинцев стадиондагы футбол кырын әйләндереп алу мөһимлеген әйтте һәм шуны оештыруда ярдәм сорады. Бистә халкын ял итәргә пляж булмавы да борчый.

Мондый очрашулар, кабул итүләр киләчәктә тагын планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев