Көндезгә сайлаучыларның яртысыннан артыгы тавыш бирде
Район үзәгендә кинотеатр бинасына урнашкан сайлау участогында да иртәдән үк эш гөрләде.
Биредә сайлаучыларны якты йөз белән каршы алдылар. Участоктан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 13.00 сәгатькә 1348 сайлаучының 700дән артыгы тавыш бирергә өлгергән иде инде. Ә әти-әниләренә ияреп килгән балалар өчен биредә остаханәләр эшләде: аларны апалары рәсем ясарга һәм кул эшләренә өйрәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев