САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Исмәгыйлевлар өчен ике бәйрәм бергә килде

Бүген — Россия Федерациясе Президентын сайлаулар көнне Сарманда яшәүче Римма Әхмәт кызы үзенең туган көнен дә билгеләп үтә.

Ул сайлауларга тормыш иптәше Равил Исмәгыйлев һәм кызы — район Советы Аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлева белән бергә килгән.
Римма ханым бюллетеньне урнага изге теләкләр тели-тели төшерде.

— Сайлаулар бердәм һәм әйбәт кенә узсын, яңа сайланачак Президентка уңышлар юлдаш булсын, — диде ул.

2531 нче участок сайлау комиссиясе рәисе Газинур Габидуллин аны туган көне белән котлап, бүләк тапшырды һәм изге теләкләрен җиткерде.

— Сайлаулар, әлбәттә, бик мөһим чара. Без аларда һәрвакыт беренчеләрдән булып катнашырга тырышабыз. Раббым дөньяларны тыныч итсен. Сайланачак ил башлыгына сәламәтлек, зиһен, гаделлек бирсен, барлык кешегә сөенеп яшәргә насыйп итсен! — диделәр Равил һәм Римма Исмәгыйлевлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев