САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Иске Кәшер участогына машина отарга теләүчеләр иртәннән үк килә башладылар

«Гаилә белән сайлауларга» акциясенә кушылып, машина уйнатуда катнашу мөмкинлеге турында без хәбәр иткән идек инде.

Иске Кәшер авылында урнашкан 2524 нче санлы участокка Россия Президентын сайларга кешеләр бүген үк гаиләләре белән килә башладылар. Анак авылыннан Рәсимә белән Миңнәхмәт Миңнеголовлар һәм Яхшыбай авылыннан Рәхимә белән Ренат Сагындыковлар (50 ел бергә яшәгән гаилә турында без газетабыз битләрендә язып чыккан идек — ред.) та машина отарга телиләр.
— Киләчәк өчен тавыш бирдек. Иң мөһиме — дөньялар тыныч булсын! — диделәр сайлаучылар.
Беренчеләрдән булып сайлауларга килүче лаеклы ялдагы укытучылар Люция Камалова белән Дария Зарипова да, Гөлфинә белән Альберт Маликовлар да, Яхшыбайдан Рузалия һәм Рәшит Сираевлар гаиләсе дә аларның фикерләре белән килешәләр.

Сүз уңаеннан
Автомобильләрне уйнату Интернеттагы «Татарстан, Алга» төркемнәрендә узачак. Бәйгедә катнашу өчен, фотоларны #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хештеглары белән урнаштыру мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев