САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Янгын хезмәте ветераны Хәниф абый гаиләсе белән бергә сайлады

Сарманда яшәүче Хәсәнов Хәниф Хәсән улы район үзәгендә урнашкан 2531 санлы сайлау участогында тавыш бирде.

Россия Президентын сайлауларны бик җитди вакыйга дип саный ул. Тормыш иптәше Рәхилә апа белән парлап килеп, үзләренең гражданлык бурычларын үтәделәр алар.

— Элек сайлауларга килгәч, чират тора идек. Участоклар иртәнге алтыда ачылалар, беренче сайлаучы булыр өчен, халык иртүк килә иде. Быел сайлаулар беренче тапкыр өч көн дәвамында уза бит менә. Болай бигрәк уңайлы булды. Барысы да яхшы оештырылган, менә коймак белән чәй дә эчтек әле, — диде Хәниф абый.

Аңа Рәхилә апа да кушылды:

— Пенсияләрне вакытында биреп торалар, тормышларыбыз, Аллаһка шөкер, бик рәхәт, уңайлы. Балаларыбыз, оныкларыбыз исән-сау булсыннар, аларның киләчәге тыныч, имин, матур булсын, — диде.

Сарман һәм Мөслим районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр буенча районара бүлеге өлкән инспекторы Рөстәм Гарипов ветераннарга тигез тормыш, гаилә иминлеге теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев