САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Гөлүсә апа белән Тимергали абый участокка җитәкләшеп килделәр

-

Күтәмәле авылында урнашкан 2513 санлы сайлау участогында да сайлаулар оешкан төстә үтә. 

— Халык актив килә, гаиләләр, балалар белән киләләр. Һәркем үз тавышын тынычлык теләп бирә, — диде сайлау комиссиясе рәисе Радис Мәрданшин.

Гөлүсә апа Ханнанова тормыш иптәше Тимергали абый белән җитәкләшеп килделәр сайлауга, бер-берсенә матур теләкләр теләшеп, дөньялар иминлеге өчен тавыш бирделәр. Аннан: «Кайткач, чөкердәшеп чәй эчәрбез, берәр тәмле әйбер алыйк. Әйдә, кибеткә дә кагылыйк», — дип, шунда таба юнәлделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев