САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Фәһимә апа сайлауларга зур өметләр баглый

Чукмарлы авылында яшәүче авылның иң хөрмәтле кешеләреннән берсе — тыл һәм хезмәт ветераны, гомер буе җаваплы хезмәтләр башкарган, орден һәм медальләргә лаек булган Фәһимә Мөхәммәтшина бер генә сайлауны да калдырмый.

Узган ел 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән ветеран аларга әле үз аяклары белән йөри.

— Мин сайлауларны ил һәм халык өчен бик тә әһәмиятле вакыйга дип уйлыйм, аларга бик ышанам. Элек үзем дә сайлау комиссияләре эшендә катнаша идем. Ул чакларда сайлаулар иртәнге сигездә башланып, төнге уникеләргә кадәр бара, бюллетеньнәрне, төнге унике тулгач, вәкил күз алдында гына ача идек. Бу юлы да кемне сайлыйсымны алдан ук уйлап куйдым. Кичүдә атларны алыштырмыйлар, ди халык. Участокка рәхәтләнеп, җәяүләп акрын гына бардым. Мәдәният йортларын бик матур итеп җыештырганнар, комиссия кызлары үзләре дә елмаеп, балкып торалар. Хәзер халык бик рәхәт яши. Иң зур теләгем — илдә тынычлык булсын, — ди авыр сугыш һәм аннан соңгы елларны күргән, ачлык, ялангачлыкны кичергән ветеран.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев