САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Дамир абый референдумны оештыручыларга үпкәле

Район үзәгендәге 2531 нче сайлау участогына үзара салым өчен иң беренче тавышны Сарманда яшәп иҗат итүче күренекле галим, Россия фәннәр акадмиясенең шәрәфле академигы, бик күп дәрәҗәле исемнәр һәм бүләкләр иясе, язучы, шагыйрь, робагыйлар остасы Дамир Гарифуллин бирде.

- Быел сиксән яшемне тутырдым. Үзара салымны бик хуплыйм. Халык башлангычын хөкүмәтебез күтәреп алу һәм ярдәм күрсәтү дә бик әйбәт. Кеше 350 сум түли икән, дәүләт аңа мең сумнан артык үз бюджетыннан өсти бит. Сарманда 80 яшьтән өлкәнрәкләрне үзара салымнан азат иткәннәр икән, алар түләргә тиеш түгелләр, диләр. Мин моңа бераз үпкәләдем дә әле. Ни өчен мин түләмәскә тиеш соң әле? Мин дә бит шушы җирдә, Сарманда яшим. Түлим, әлбәттә. Аңа өстәмә өч чәчәк кенә утыртсалар да күпме файда бит. Минем дә күңелемдә “Сарманны матурлауга минем өлешем дә керә” дигән горурлык хисләре йөртәсем килә. Ләкедә әнә һәр кешедән 1000 сум җыялар диләр. Хөкүмәт һәр 1000 сумга 5000 сум өсти. Зур гына сумма килеп чыга. Бу акчалар авылны яшәтү, яшәртүгә тотылачак. Ә Ләке иң борынгы авылларның берсе, - диде ул.
Дамир абый, һәрвакыттагыча, сайлауга буш кул белән килмәгән. Ул референдумны үткәрүдә катнашучыларга, сайлаучыларга үзенең китапларын бүләк итте.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев