САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

«Безнең тавыш стабиль тормышка өлеш кертсен», — диләр Кәлимуллиннар

Сарман авылында яшәүче Салават һәм Даимә Кәлимуллиннар актив тормыш белән яшиләр.

Бергә сәяхәт итәләр, Төмән өлкәсендә яшәүче балаларына еш кунакка баралар. Даимә апа социаль челтәрләрдә дә үз фикерен актив белдерә. Мәгариф бүлегендә урнашкан сайлау участогына парлап килеп, тыныч картлык өчен тавыш бирделәр алар.

— Илдә тынычлык булсын. Яңалыкларга без каршы түгел, әмма алар яхшылык хакына булсын иде. Аллаһка шөкер, тормышыбыздан канәгать, пенсияләрне вакытында түлиләр, соцпакетлардан да файдаланабыз. Яңа гына Пермь якларына барып кайттык. Поездга да билетны онлайн гына алабыз, хәзер мөмкинлекләр җитәрлек. Төмәндә яшәүче оныгыбыз хәрби хезмәткә китәргә әзерләнә, аның исән-имин солдат бурычын үтәп кайтуын телибез. Ике оныкка 18 яшь тулды, алар сайлауларда беренче тапкыр катнашалар. Телефоннан шалтыратып, үзләренә уңышлар теләдем. Бүген без биргән ике тавыш тормышыбыз стабильлегенә өлеш кертсен, дип килдек сайлауга, — диде Даимә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев