САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

“Барлык шартлар тудырылган, балалар тудырасы калган”, - диде Җәүдәт Салихов

Районда җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау барышы белән кызыксынып, Сарманга ТРда Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов та кайтты.

Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин каршы алды һәм озатып йөрде. Райондашыбыз Зур Нөркәй, Сарман, Иске Кәшер җирлекләрендәге сайлау участокларында да булды. Соңгысында урта мәктәптә ачылган “Үсеш ноктасы” кабинетларын карады, авылның музеена керде.
- Афәрин, мәктәбегез матур, кабинетлар якты. Укучылар өчен барлык мөмкинлекләр бар, барлык шартлар тудырылган, балалар тудырасы гына калган, - диде ул, авылларда балалар саны аз булуга ишарәләп.
Җәүдәт Миргаҗәм улы музейда истәлек дәфтәренә үзенең теләкләрен дә имзалады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев