САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Әти-әниләре сайлый, балалары бәйрәм итә +ВИДЕО

Балаларның киләчәге матур, имин булсын, дигән теләк белән сайлауларда катнашалар әти-әниләр.

Бүген, зурлар сәяси вакыйгада булганда, кечкенәләр «Гаилә көне» уздырдылар. Сарман урта мәктәбенең 2 б, 3 а сыйныф укучылары Үзәк ял паркында бергәләшеп уйнадылар, кызыклы ярышларда катнаштылар, әниләргә багышлап, җырлар башкардылар. Сыйныф җитәкчеләре Әлфинур Александрова белән Айгөл Шәйдуллина укучыларына бик күңелле бәйгеләр әзерләгәннәр иде. Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Әйе, нәкъ менә дуслык булганда, дөньялар тыныч, күгебез аяз, көннәребез якты була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев