САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Җәлилдә ун көнлек Демид бала тудыру йортыннан туры сайлауга килгән

Җәлил поселогының нәни гражданины — ун көнлек Демид Чаллыдагы бала тудыру йортыннан Җәлилгә туры сайлауга кайткан.

Ул — Дмитрий һәм Ләйсән Грициннар гаиләсендә өченче бала.

— Зур улыбыз Радмирга — 11, уртанчыбыз Аделиягә — 8 яшь. Тормыш иптәшем белән кечкенә улымны хастаханәдән кичә генә чыгардылар һәм без, Җәлилгә өйгә кайтышлый ук, 2535 нче сайлау участогына килдек. Сайлауларда актив катнашабыз. Киләчәктә дә тотрыклылык, иминлек, тынычлыкка өметләнәбез. Күп балалы яшь гаилә буларак, әлбәттә, безнеке кебек гаиләләргә ярдәм итүгә, аларны яклауга, саклауга юнәлдерелгән программа һәм проектларның дәвамлы булуын телибез, — ди Дмитрий Грицин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев