САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

90 яшьлек Гомәр абый сайлау комиссиясе кызларын җырлатты +ВИДЕО

Кормаш авылында яшәүче хөрмәтле ветеран Гомәр Мәхүбрахман улы Миңнегалиевны җирлектә генә түгел, районда да яхшы беләләр.

Берничә ел рәттән «Автобабай» бәйгесендә 1992 елгы Лада-07 машинасы белән катнашып, лаеклы урыннар алып килә ул. 1953 елгы ГАЗ-69 ретромашинасы белән районда Җинү парадында да катнашты. Ул — һәрвакыт хәрәкәттә, бер дә тик утыруны белми. Гомәр абый 63 елдан артык гомерен хезмәткә багышлый. Ул үзенең бәхетен читтән эзләми, туган җирендә, туган авылында таба. Һәр эшне намус белән башкаруы, хезмәт сөючәнлеге белән авылдашларының ихтирамын яулый.

— Алты чакырылыш авыл Советы депутаты итеп сайладылар, ә 1983 елда мине район Советына тәкъдим иттеләр. Сайлау комиссияләрендә дә эшләргә туры килде. Барыбызга да имин яшәргә язсын, илебездә тынычлык булсын, — диде 90 яшьлек ветеран.

Сайлауларга үзе рульдә машинасына утырып килгән ул. Бабасының Бөек Ватан сугышы елларыннан исән калган гармунын да алып килгән.

— Сугыш беткәч, сандыкны актарганда килеп чыккан иде, шуннан алып калдым. Мине беркем дә гармунда уйнарга өйрәтмәде, үзлегемнән өйрәндем. Ул чакта миңа 9 яшь кенә иде әле. 1982 елда Азнакайга алып барып, бер кешегә аны төзәттердем, ватылган иде. Бик кадерле гармун ул миңа, — диде авыл активисты.

Сайлау участогына кереп, Гомәр абый гармунын сузып җибәргән иде, аңа сайлау комиссиясе членнары да кушылдылар. Бергәләшеп «Мәдинә-гөлкәем», «Күбәләгәем» җырларын җырладылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев